Новые поступления

https://www.traditionrolex.com/46
2023 ел

Габдерәхим, Фәрит Ибраһим улы

Сине яратам : шигырьләр / Фәрит Габдерәхим . - Уфа : Китап, 2023. - 158 [1] б. : портр.

Содерж.: Туган телем - җаным минем ; Сокланып туя алмадым ; Синнән гайре минем халкым юк ; Көләргәме, җыларгамы? ; Тудырырга тылсым-могж җизаны : һ. б. шигырьләр

ISBN 978-5-295-07874-3

Бу китапка шагыйрнең соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланган. Күпчелек әсәрләре яшәү мәгънәсе, туган халкының язмышы турында фәлсәфи уйланулар белән сугарылган. Аларга кыскалык, фикер тыгызлыгы, җиңелчә юмор , киная, тапкыр тәгъбирләр хас.

Гатауллин, Гали Шайслам улы

Еллардан калган уйлар : повестьлар, юмористик хикәяләр, фәһемле фикерләр / Гали  Гатауллин . – Уфа : Китап, 2023. - 206, [1] б. : рәс., портр.

Содерж. : Кара тал и др. : повести : Сәер моң ; Шик и др. : юмористические повести ; Сые булса, көе табыла ; Ун кат укы, бер кат яз и др. : мудрые мысли

ISBN  978-5-295-07898-9

Гали Гатауллинның җыентыгына берничә повесть, сатирик хикәяләр һәм әйтемнәр тупланган. Әсәрләрендә туган илгә тугрылык, намус һәм әхлак сафлыгы төрле хәл-вакыйгалар аша чагылдырыла. Мәкальләргә нигезләнгән кыска гына юморескаларында тормышыбыздагы җитешсезлекләр, кешеләргә хас хилафлыклар тапкыр алымнар белән ачып салына. Ә инде җылы юморга, фәлсәфи мәгънәгә төрелгән әйтемнәр, фәһемле фикерләр елмаерга гына түгел, үз гамәлләребезгә тормышка яңача карарга мәҗбур итә. Акыл өйрәтми генә, шаярып-көлеп, күнелләребезгә үтеп керерлек юллар, ысуллар таба автор.

Фаттахова, Виниса Шаһизадә кызы

Мәхәббәт бураны : шигырьләр, хикәяләр / Виниса Фаттахова . – Уфа : Китап, 2023. - 187 [3] б. : портр.

Содерж. : Офыкларга карап ; Җырлар ; Кызык-мызык ; Хикәяләр, истәлекләр

ISBN  978-5-295-07855-2

Виниса Фәттахова әсәрләренең төп үзенчәлеге – гадилек. Автор үзе күргән, үз башынан кичергән вакыйгаларга еш мөрәҗәгать итә, балачак, яшьлек хатирәләрен шагыйрә каләме белән яңарта. Ихласлыгы, гадилеге, белән ул үз укучысының күңеленә юл таба, ихтирамын яулый.

Әюпова, Мәсүфә

Какы ачысы : хикәяләр = Горечь свербиги : рассказы / Мәсүфә Әюпова ; перевод Ильмиры Амировой . - Октябрьский: Октябрьский информационный центр, 2023. - 354 б. : рәс., портр.

Содерж.: Шаһидә ; Актүш ; Соңлаган бүләк  ;  Күчмә кош  ;  Кар кызы һ. б. хикәяләр

ISBN  978-5-93-105-514-5



Әюпова, Мәсүфә

Кыйблаң кайсы якта? : шигырьләр, хикәя - бикәяләр / Мәсүфә Әюпова . – Октябрьский : Октябрьский издательский центр, 2023. - 328 б. : төсле портр.

Содерж. : Җылы хат ; Чыршы ; Ялкын и др. : стиховорения ; Күркәдән курыккан Касыйм ; Булдыксыз Барый и др. : рассказы

ISBN  978-5-93-105


https://www.traditionrolex.com/46