Новые поступления

https://www.traditionrolex.com/46

2022 ел

Булатова, Дилбәр Данис кызы

Наза : повесть, хикәяләр / Дилбәр Булатова. – Уфа : Китап, 2022. – 173, [3] б. : рәс.

ISBN  978-5-295-07740-1

«Наза» повесте чынбарлыкта булган хәлләргә таянып язылган, шул ук вакытта әдәби уйдырма да күп. Гади авыл кызына катлаулы тормыш юлы үтәргә язган булып чыга. Балачак еллары, гаилә кору жиңел генә булмый. Күп кенә еллар төзелештә эшләргә туры килә. Гомеренең иң авыр кеннәрендә кулына каләм ала. Китаплары бик популяр булып китә. Ләкин тәнкыйтьчеләр Наза Кәбирова әсәрләрен көчле тәнкыйть утына тота. Хикәяләрдә тарихи һәм бүгенге вакыйгалар, төрле буын кешеләре образлары чагылыш таба.

Булгакова, Дилә Хәмзә кызы

Актояк : хикәяләр, нәсерләр, парчалар, бәяннәр / Дилә Булгакова . – Уфа : Китап, 2022. - 198, [2] б. : портр. Перед вып. дан.: Актояк / Булгакова Диля Хамзеевна. - Содерж.: Йөрәккә уелган хатирәләр ; Балам ; Актырнак ; Ай - дага ; Кояш апа и др.:

ISBN  978-5-295-07798-2

Танылган әдибә Дилә Булгакованың чираттагы чәчмә әсәрләр жыентыгына замананың житди проблемаларын үзәкләргә үтәрлек үткенлек, осталык белән ачып бирүче өр-яңа, шулай ук халык яратып өлгергән ижат емешләре тупланды. Гадәти булмаган, сирәк яктыртылган хәл-вакыйгаларны аяусыз дөреслегендә көтелмәгәнчә ачып, язучы укучыны дулкынландыра, елата, юата, өметләндерә, катлаулы язмышлы, кыерсытылган, кимсетелгән барча жан ияларенә мәрхәмәтле булырга, Жир-анабызны кадерләргә, тормошны сөяргә чакыра.

Гафаров, Фәрәгать Мөсәгыйть улы

Тезгенсез атта чабам / Фәрәгать Гафаров . – Уфа : Самрау, 2022. - 230, [1] б. : рәс., портр.

Текст на тат. яз. - Часть текста на рус. яз. - Содерж. : Бер тәңкә ; Бәхет ; Буатлар мирасы ; Мостай Кәримгә и др. : стихи ; Чакыра Гафури илһамы и др. : публицистика. – 18+




Сәйфуллина, Фәридә Кауметдин кызы

 Дөньясы шундый... : повесть, хикәяләр, мәкаләләр / Фәридә Сәйфуллина . - Уфа : Книга -принт, 2022. - 230, [1] б. : рәс., портр.

Фарида Сәйфуллинаньң бу жыентыгына тупланган әсәрларнең барысында да тормыш чынбарлыгы чагыла. Бакчачылык кооперативындагы конфликтлар булсынмы, сугыш елларындагы коточкыч фажигаләрме - һәркайсында гыйбрат алырлык, акыл бирерлек хәл-вакыйгалар сурәтләнә. Геройлар нинди гена сынауларга дучар булмасын, ахырда кешелеклелек хисе өстен чыга, хакыйкать тантана итә. Аларга көчле ихтыяр, сабырлык, тормышны сөю хисе, шулай ук самими шаянлык хас.


Тимершин, Рәдиф Мәхмүт улы

Гомерләр мәңгелек жәй түгел : шигырьләр, мәсәлләр, поэмалар, әкиятләр / Рәдиф Тимершин . - Уфа : Китап, 2022. - 350 б. : портр.

ISBN  978-5-295-07737-1


Яҙыусы, журналист, юморист, шағир Рәдиф Тимершиндың тыуыуына 75 йыл тулыу уңайынан сығарылған был китапҡа төрлө йылдарҙа яҙылған фәлсәфәүи, лирик, юмористик, сатирик шиғырҙары, поэмалары, мәҫәлдәре һәм шиғри телдә яҙылған әкиәттәре тупланды.

Ханнанов, Расих Нургали улы

Бүтән дөнъя : шигырьләр, робагыйлар / Расих Ханнанов ; кереш сүз авторы Г. Ханнанова ; Т. В. Ханнанов иллюстрацияләре . - Уфа : Китап, 2021.- 104 б. : рәс.., портр.

ISBN 978-5-295-07621-3

Күренекле язучы, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Ханнановньң бу китабына, төрле елларда язылып, дөнья күреп өлгермәгән шигырьләре, робагыйлары тупланды.


Әкбәров, Закир Насыйр улы

Еллар һәм юллар : роман / Закир Әкбәров .-Өфө: Китап, 2022.- 302, [1] б. : портр.

ISBN 978-5-295-07770-8

 

Сатирик әсәрләре белән яхшы таныш Закир Әкбәров укучыларына автобиографик характердагы романын тәкъдим итә. Үткән гасыр азагыннан бугенгәчә араны чагылдырган вакыйгалар үзәгендә интеллигенция вәкилләре язмышы тасвирлана.


https://www.traditionrolex.com/46